Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы утырышында катнашты. 12 гыйнварда аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырышта ике яңа проект хупланды.
Беренчесе – «Дельфин Алабуга» ҖЧҖ мотор көймәләре җитештерүнең зур производствосы. Көймәләр корпусын, гадәти материаллар белән чагыштырганда, югарырак дәрәҗәдә ныклы булган һәм азрак массалы күмер һәм пыяла тукыма нигезендә композицион материалдан башкару планлаштырыла. Сатуны эчке һәм тышкы базарларга оештырырга ниятлиләр. Проектка инвестицияләр күләме – 80 млрд.сум, эш урыннары саны – 2500.
Икенчесе – «Альбатрос» ҖЧҖ пилотсыз очу аппаратлары җитештерү. Компания киләчәктә елына 1 мең берәмлеккә кадәр пилотсыз очкыч чыгарырга, мәйданны 2,2 мең кв. метрга кадәр киңәйтергә, 400гә кадәр эш урыны булдырырга планлаштыра. Инвестицияләр күләме – 990 млн.сум.
Пилотсыз очкычлар урман янгыннарын мониторинглау, аэрофотосъемка, продукция китерү, авыл хуҗалыгы, саклау һәм күзәтү, инфраструктура инспекциясе, фән өлкәсендәге бурычларны хәл итә алалар.
Олег Коробченко пилотсыз очкычлар җитештерүнең беренче этабын карады, шулай ук аскуймалар җитештерү буенча сынау производствосында – автоматлаштыруга гамәли өйрәтү үзәгендә булды. Проектның төп максаты – «Алабуга-Политех» белем бирү үзәге студентларын заманча производстволарга өйрәтү.