Россия төбәкләре өчен предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына субъект гарантиясе белән тармаклар буенча чикләүләрсез кертү тәртибе расланды.
Адреслы ярдәм алуга федераль исемлектәге барлык система барлыкка китерүче компанияләр һәм 400 млн сумнан артык табыш алучы предприятиеләр дәгъва кыла ала.
Проект комитетында төбәк хакимиятләре предприятиене илкүләм проектка кертүне нигезләргә, дәүләт ярдәменең РФ субъектының социаль-икътисадый үсешенә нинди йогынты ясаячагын билгеләп үтәргә тиеш.
«Предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кертүнең махсус тәртибе җитештерү чылбырының барлык этапларында: чималдан ахыргы товарга кадәр җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. 60 субъектта төбәк компетенция үзәкләре дәүләт ярдәмен күрсәтәчәк. Әгәр максатчан күрсәткечләргә ирешелмәсә, төбәк федераль бюджетка чыгымнарны компенсацияли», – дип хәбәр итте икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов.
Исегезгә төшерәбез, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан илкүләм проектны гамәлгә ашыру буенча Россия төбәкләре арасында 1 нче урынны алды. Илкүләм проект кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән икътисадның төрле тармакларыннан 208 предприятие шөгыльләнә. «Шунысы игътибарга лаек, эшкәртү производстволары белән беррәттән (предприятиеләр проектына кергән 50% артык), 2022 елда илкүләм проектка авыл хуҗалыгы һәм сәүдә тармагыннан күп санлы предприятиеләр керде. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләрнең исәпләмә икътисадый нәтиҗәсе Татарстанда аны гамәлгә ашыру дәверендә 2,5 млрд.сум тәшкил итте», – дип билгеләп үтте элегрәк Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Өстәп әйтик, күптән түгел 4 яңа тренер – ТР Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге проектлары җитәкчеләре түбәндәге тренинг программалары буенча Мәскәүдә Федераль компетенцияләр үзәгендә сертификация үтте:
«Сакчыл җитештерү нигезләре»;
«Яхшырту буенча проектны гамәлгә ашыру».
«Производствода 5С»;
«Карталау»;
«Җитештерү анализы»;
«Стандартлаштырылган эш»;
«SMED тиз арада көйләү»;
«Проблемаларны хәл итү методикасы»;
«Җиһазларга автоном хезмәт күрсәтү»;
«Җиһазның эффективлыгын анализлау(ОЕЕ)».
ТР ТКҮ белгечләре берничә ай дәвамында мөстәкыйль әзерләнгәннәр, производительность.рф порталында электрон курслар уздганнар, ФКҮ тренерларыннан программалар алганнар, тренерлардан белем алганнар, барлык кирәкле методик һәм тарату материалларын алганнар һәм тренинглар үткәрүдә практика ясаганнар, сакчыл җитештерү инструментларын керткәннәр һәм вебинарларда катнашканнар. Хәзер алар республика предприятиеләре белән белемнәрен уртаклашырга әзер.
Россиядә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли. Илкүләм проект заманча җитештерү культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәкләре экспертлары бизнеска эчке ресурсларны нәтиҗәлерәк файдаланырга, җиһазларны тулысынча тутырырга, продукциянең, материалларның һәм логистиканың хәрәкәтен оптимальләштерергә ярдәм итә. Шул рәвешле, җитештерүчәнлек зур капитал кертүләрдән башка да үсә.