Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы предприятиеләр белән берлектә Яңа ел фотопроектын әзерләде, анда хезмәт династияләре вәкилләре-рекордчылар Татарстан халкын якынлашып килүче 2023 ел белән котлады. Республика сәнәгать предприятиеләрендә гомуми хезмәт стажы аларның кайберләрендә 200, 500, 1000 һәм хәтта 1800 елдан артып китә! Кайбер компанияләрдә берьюлы берничә буын эшче гаиләләр эшли, аларда оныклары һәм оныкларның балалары да әби-бабалары эзеннән киткән. Алар – предприятиеләрнең чын терәге.
«Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәр хезмәткәркә хезмәтләре, предприятиесенә тугрылыклы булганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Республика сәнәгате үзенең хезмәт династияләре белән дан тота, бу – очраклы түгел. Предприятиеләрдә кайбер буын хезмәткәрләренең гомуми стажы меңнәрчә ел исәпләнә! Янәшәдә шундый ышанычлы кешеләр эшләгәндә тауларны күчереп була» – дип билгеләп үтте үзенең котлавында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Әйтик, «Л.Я.Карпов исемендәге химия завод» АҖ заводның сульфит тозлары участогында 37 номерлы цехның 5 нче разрядлы яндыру аппартчысы Марат Шәрифуллин һәм аның улы, сульфит тозлары аппаратчысы Гыйльмулла эшли, алар – Шәрифуллинар династиясенең бишенче буын вәкилләре, гомуми стажлары 1850 ел тәшкил итә!
«Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Барыннан да элек сәламәтлек һәм бәхет, шулай ук хезмәттә уңышлар һәм матди иминлек телим. Быел тагын бер уртак теләк бар – тынычлыкка ирешү! Минем бабаларым – химиклар сугыш кырында берничә тапкыр батырлык күрсәтсәләр дә, минем янымда хезмәт итүче, бабам хөрмәтенә Гыйльмулла дип исем кушылган улымның тыныч һөнәр белгече буларак, үзенең лаеклы хезмәткәр булуын исбатлавын телим», – диде Марат Шәрифуллин.
Күп кенә гаиләләрдә Татарстан нефтен ачучылар эшләрен балалары, оныклары Һәм оныкчыклары дәвам иттерә, әйтик «Татнефть»тә 4850 дән артык династия барлыкка килде, аларның гомуми стажы ел саен дистәләрчә мең елга арта бара. Мәсәлән, Зиминнар династиядә гомуми хезмәт стажы — 870 елдан артык. Зиминнарның хезмәт династиясенә нигез салучы – әтисе Зимин Василий Иванович һәм әнисе – тырыш хезмәтчән Зимина Анастасия Федоровна. 1953 елда Ямаши авылы читендә 53нче разведка скважинасы бораулана, ул девон нефть фонтанын бирә. Нефть чыгару операторы Василий Зимин шунда эшкә керә дә инде. Ирле-хатынлы Зиминнарның 17 оныгы, 36 онык баласы һәм балаларының 8 оныгы бар (гаилә әгъзаларының гомуми саны 90 кеше). Балалар эзеннән оныклары да киткән, шуларның 17се «Татнефть» ГАҖ эшләгән. «Киләсе елда яхшылык, иман, өмет, мәхәббәт!» – дип теләк җиткерә династия вәкилләре.
«Татнефть» ГАҖ шулай ук Капитоновлар (670 ел), Ильмаировлар (якынча 500 ел), Фәсхетдиновлар (560 елдан артык) династияләре эшли.
Никонов-Семиволков-Синицын-Хрулев-Арсеньевлар династиясе Казан дары заводында, гомумән алганда, 537 ел хезмәт куя. «Яңа елда иң изге теләкләрегез тормышка ашсын, якыннарыгыз янәшә булсын», – дип котлады династия исеменнән Казан дары заводының Оборона билгеләнешендәге продукцияне сату идарәсе башлыгы урынбасары Марина Арсеньева. Заводта 160 хезмәт династиясе исәпләнә. Ухаткиннар-Хисаметдиновлар-Хәкимовлар-Гыймадетдиновлар-Гайнуллиннар-Докучаевлар-Габдрахмановлар-Орешкиннар иң күп санлы династиясенең гомуми стажы – 1150 ел.
KAMA TYRES шин комплексыннан Меркурьевлар династиясенең гомуми стажы – 219 ел. Нина Меркурьева предприятиегә 37 еллык хезмәт эшчәнлеген багышлаган, келәт хезмәткәре буларак эшли башлаган, намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган. Аның ире Валентин Иванович покрышкалар җыючы, шулай ук тәҗрибәле һәм квалификацияле слесарь-ремонтчы, аның хезмәт стажы – 30 ел. Аларның өч улы әти-әнисе юлыннан киткән һәм заводка эшкә килгән, биредә династиянең башка туганнары да эшли.
«Ныклы сәламәтлек, иминлек, билгеләнгән максатларга ирешүдә уңышлар һәм баш өстендә тыныч күк йөзе булуын телибез. Гаиләләрегезне саклагыз, чөнки якыннарыбыз һәм туганнарыбыз ярдәме белән без иң авыр вакытта нык тора алабыз. Сезнең өегездә һәрвакыт ямь һәм җылылык булсын», – дип тели Меркурьевлар.
Гомумтехник билгеләнештәге автомобильләр буенча баш конструктор хезмәтенең эшчәнлекне алып баручы баш белгече Рафаэль Фәйзрахмановның зур гаиләсе «КАМАЗ» хезмәт династияләре исемлеген җитәкли. Аның барлык әгъзалары компаниянең төрле бүлекчәләрендә бергә 300 ел эшлиләр! «2023 ел шатлык, сәламәтлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч китерсен!» – дип тели камазлылар Татарстан халкына.
КАМАЗда Каменских династиясе – тимерче-штамплаучылар эшли. Династия башлыгы Виктор Александрович Каменских тимерчелек заводында 40 елдан артык хезмәт куя. Уллары да аның эзеннән киткән. КАМАЗда мондый мисаллар бик күп.
С.П.Горбунов исемендәге КАЗ эшләүче Гыйниятуллиннар династиясенең гомуми хезмәт стажы 118 ел тәшкил итә. Династия башлыгы Ту-214 эшләнмәсенең фюзеляжын әзерләү цехын җитәкли. Улы – тәҗрибәле җитештерү бүлегенең әйдәп баручы белгече. Кызы финанс бүлегендә әйдәп баручы икътисадчы булып эшли. Аларның барысын да үз заводлары һәм әлбәттә, уртак максат – илебез авиация техникасын булдыру максаты берләштерә. «Һәр эш – җиңү, ә һәр көн шатлыклы вакыйга китерсен. Яңа ел котлы булсын! – дип котлады алар.
Рекордчы династияләр арасында Горький исемендәге заводтан Семеновлар династиясе (гомуми стаж 300 ел), Казан электротехник заводыннан Турентиновлар (гомуми стаж 209 ел), «Радиоприбор»дан Тузенко (гомуми стаж 186 ел), Вакууммаштан Данилиннар (гомуми стаж 122 ел) һәм башкалар бар.