Кадерле дуслар! Чын күңелемнән Сезне якынлашып килүче 2023 ел белән котлыйм!
Республиканың күп кенә предприятиеләре 2022 елда үсешкә омтылыш ясады, ә кемгәдер әле бу адымны үтәсе бар. Ватаныбыз сәнәгате борылыш мизгелен кичерә, һәм сезнең казанышларыгыз, мөгаен, тарих битләренә керәчәк.
2023 елның тарихы нинди булыр? Бу безнең һәрберебезгә бәйле.
Татарстан предприятиеләренең безнең төбәкнең генә түгел, илебезнең дә ышанычлы тыл икәнен беләм.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Һәр җитәкчегә һәм хезмәткәргә тырыш хезмәте, предприятиесенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Юкка гына республика сәнәгате үзенең хезмәт династияләре белән дан тотмый. Предприятиеләрдә кайбер буын хезмәткәрләренең гомуми стажы меңнәрчә ел белән исәпләнә! Янәшәдә шундый ышанычлы кешеләр булганда, таулар күчерергә мөмкин.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, ышанычлы партнерлар, дуслар, хезмәттәшләр һәм Яңа елда уңай үзгәрешләр телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко