13 гыйнварда Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында Татарстан Республикасының сәнәгать кластерының тармак комитетлары идарәсе утырышы узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров һәм Татарстан Республикасы сәнәгать кластерының Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Утырышның төп темалары – 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар:
2022 елның декабрендә Татарстан Республикасының машина төзелеше кластеры Татарстан Республикасының сәнәгать кластеры итеп бердәм Идарәче компания дип үзгәртелә.
2023 елның 1 гыйнварыннан кластер әгъзалары дәүләттән моңарчы күрелмәгән ярдәм чараларына дәгъва итә алачак.
2022 елның 7 декабрендә Татарстан Машина төзелеше форумы кысаларында кластер һәм 17 эшче төркем җитәкчесе арасында Татарстан Республикасы сәнәгать кластерының Идарәчекомпаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
2022 елда Татарстан Республикасының сәнәгать кластеры хезмәттәшлек турында 56 яңа килешү имзалады.
«Ел саен кластер предприятиеләренә елына 2 млрд сумга якын дәүләт субсидияләре һәм ташламалы финанслар җәлеп ителә. 5 ел эчендә кластер предприятиеләре 10 млрд. якын дәүләт субсидиясе һәм ташламалы финансларны алдылар», - дип билгеләдеТалия Миңнуллина.
Хәзерге вакытта кластер әгъзаларының гомуми саны 206 предприятие (Россиянең 20 төбәгеннән, шулай ук Германия, Төркия, БГӘ) тәшкил итә.
"Дәүләт, бизнес һәм фәннең тыгыз хезмәттәшлеге аша без әйдәп баручы дөнья үрнәкләре белән лаеклы көндәшлек итә алырлык инновацион продуктлар булдырырга омтылырга тиеш. Шуңа күрә һәр тармак комитеты җитәкчесенә үз юнәлеше буенча стратегия эшләргә кирәк», – диде ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, бурычны билгеләп.
Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү стратегиясе буенча эш узган елда башланган, аны 2023 елның I кварталында төгәлләү планлаштырыла.