ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

 29 ноябрьдә Казанда «Ел инженеры» III республика конкурсының икенче туры ачылды. Турыдан-туры этапка кертелгән 110 конкурс гаризасы авторлары иң яхшылар исеме өчен көрәшкә кушылды.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бу хакта 28 ноябрьдә Татарстан делегациясенең Әзербәйҗанга булган эшлекле сәфәре барышында вице-премьер – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко хәбәр итә. Очрашуларда һәм сөйләшүләрдә шулай ук республиканың берничә министры һәм 45 предприятиесе җитәкчеләре катнаша.

Вице-премьер – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башка рәсми затлар заводта булдылар.

Казанда система операторы диспетчерларының һөнәри осталыгының VII Бөтенроссия ярышлары башланды. 2 декабрьдә төгәлләнәчәк турнирда Амур, Иркутск, башкорт, Липецк, Кара диңгез, Карелия региональ диспетчерлык идарәсе һәм Татарстан РДУ компаниясенең җиде филиалы командалары көч сынаша.


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

26 ноябрьдә предприятиегә вице-премьер – Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиегә старт бирделәр. Җиңел коммерцияле автомобильләр җитештерү проектын эшләтеп җибәрүдә Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эшләр барышы турында 24 ноябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендәге штаб утырышында фикер алыштылар.

СИБУРның Татарстан предприятиесендә – «Нижнекамскнефтехим»да –полимерлар җитештерүдә кулланыла торган Россия тетраизобутираты – катализаторның тәҗрибә-сәнәгать сынаулары үткәрелгән. Яңа компонент Томск НИОСТ корпоратив фәнни үзәге һәм «Нижнекамскнефтехим» фәнни-технологик үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Россиядә аңа тиңнәр юк.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бу хакта Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казанда дәүләт-шәхси партнерлык буенча V тармак форумында хәбәр итте. Б.Рәмиев исемендәге IT-парктагы форумны ТР Инвестиция үсеше агентлыгы оештырды.


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан министрлыклары, ведомстволары, кызыксынган оешмалар һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.

Утырыш башында Р. Карпов кыскача гына бу елның гыйнвар-октябрь айлары өчен травматизм һәм аның динамикасы буенча мәгълүматларны яңгыратты. Соңыннан җитештерүдә бәхетсезлек очраклары булган республиканың кайбер предприятиеләре вәкилләренең докладлары тыңланды.

Шулай ук производствода бәхетсезлек очракларын кисәтүдә мәҗбүри медицина тикшерүләренең роле турында үз структурасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика профпатология үзәге булган Казан шәһәренең 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе вәкилләре дә чыгыш ясады.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Хезмәтне саклау дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы А.Г. Курзенева һәм Хезмәтне саклау төбәкара берләшмәсе рәисе Ф.И. Габдрахманов кыскача гына хезмәтне саклау өлкәсендә үткәрелә торган конкурслар һәм  рейтинглар турында сөйләделәр.

Олег Коробченко Татарстан сәнәгате турында: «Без егылмыйбыз, без үсәбез»

Санкцияләр шартларында икътисад үсеше, импортны алыштыру мөмкинлекләре, чит илләр белән хезмәттәшлек һәм яңа «үсеш нокталары» турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татар-информ» МА интервьюсында сөйләде.  Интервью фрагментларын бастырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International