2023 елда йортка кадәр газ үткәрү өчен субсидия 100 мең сумга кадәр артачак

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

10 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган  брифингта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миннебаев һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов ММЧ вәкилләренә «Татарстан Республикасында газлаштыру программасын үтәү барышы турында» сөйләделәр.

Марат Миннебаев искәрткәнчә, Россия Хөкүмәте йорт хуҗалыкларын социаль газлаштыру буенча сроксыз программа ясады, ул газлаштырылган торак пунктларда урнашкан җир кишәрлекләре чикләренә кадәр газны түләүсез үткәрүне күздә тота. Моннан тыш, бушлай газлаштыру медицина һәм мәгариф оешмаларына да кагылачак. «Без инвентаризация үткәрдек һәм газлаштыру таләп ителә торган 36 медицина объекты һәм 22 белем бирү объекты исемлеген төзедек. Аларны газлаштыру программасына кертәчәкбез», – диде ул.

Бүгенге көндә республика халкыннан 17 меңнән артык гариза кабул ителгән, 16 меңнән артык килешү төзелгән, 12 мең участок чикләренә кадәр газүткәргеч китерелгән, 6 мең йорт биләмәсе газга тоташтырылган.

Газлаштыру программасында катнашу өчен килешү төзүгә гариза бирергә кирәк. Моны читтән торып та, Бердәм газлаштыру операторы яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук эксплуатация-җитештерү идарәләрендә һәм район газ хезмәтләрендә клиент үзәкләренә барып эшләргә була.

Газлаштыруга гариза бирү процедурасы буенча сорауларга җаваплар алу, шулай ук гаризаны карау һәм аны үтәү барышы турындагы мәгълүматны
8-800-101-00-04  федераль номеры буенча Бердәм газлаштыру операторының саll-үзәгенә шалтыратып җентекләргә була.

Шулай ук «Газпром трансгаз Казан»да социаль газлаштыру мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшли (288-26-14, 288-26-16, 288-23-11).

Моннан тыш, брифингта Татарстанда ташламаларга ия булучыларга участок эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазлары сатып алуга һәм урнаштыруга субсидияләр быел 100 мең сумга кадәр артачак, диелде. Субсидия суммасын арттыруны законлаштыра торган тиешле документ әзерләнә икән.

«Республика җитәкчелеге, участок эчендә газ үткәрү проблемалы булган гражданнар категорияләре булуын аңлап, халыкның ташламалы катламнары өчен бер тапкыр бирелә торган субсидияне 80 мең сумга кадәр раслады. Россия Президенты Владимир Путинның әлеге сумманы 100 мең сумга кадәр арттыру турындагы йөкләмәсе бар», – диде Рөстәм Усманов.

Исегезгә төшерәбез, субсидия алу өчен, газ үткәрү, җиһаз сатып алу һәм урнаштыру буенча барлык эшләрне башкарганнан соң, яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына гариза җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта субсидия суммасы тотылган акчадан күбрәк була алмый.

Спикерлар шулай ук 2022 елда республиканың газлаштыру дәрәҗәсе 99,5 процентка җитте – бу Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе, дип тә ассызыкладылар. Шул ук вакытта газлаштыруның югары күрсәткечләре шәһәрләр һәм авыл торак пунктлары өчен бер үк дәрәҗәдә тәэмин ителүе Татарстанның характерлы үзенчәлеге булып тора.

Газлы фатирларның һәм индивидуаль торак йортларның гомуми саны 1,5 миллионнан арткан. Ел саен республикада уртача 19 мең фатир һәм йорт биләмәсе газлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International