Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәген Олег Ибраһимов җитәкләячәк

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Росстандарт җитәкчесенең Идел буе федераль округындагы махсус вәкиле Сергей Севницкий «Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәге» ФБУ коллективына яңа җитәкче – директор вазыйфаларын башкаручы Олег Ибраһимовны тәкъдим итте. Техник җайга салу һәм Метрология федераль агентлыгы җитәкчесе Антон Шалаев тиешле боерыкка кул куйган. «Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәге» ФБУ элеккеге җитәкчесе Фәрит Туктаров учреждениедә директор киңәшчесе вазыйфасында эшләвен дәвам итәчәк.

«Фәрит Хәйдәрович үзе җитәкчелек иткән ун ел эчендә Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәге үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешне билгеләп үтәсем килә. Аның зирәклеге һәм алдан күрүчәнлеге Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәгенә Идел буе федераль округында лидерлык позицияләрен ышаныч белән алырга мөмкинлек бирде. Олег Евгеньевич оешманың уңышлы үсешен дәвам иттерер һәм инновацион актив предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә аның эшчәнлек өлкәләрен киңәйтер дип ышанам», – дип белдерде Сергей Севницкий.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов республика икътисадында өлеше 50 проценттан артып киткән сәнәгатькә ярдәм итүдә Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәгенең мөһим ролен билгеләп үтте. Ул шулай ук илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә дә стандартлаштыру һәм метрология коралларының әһәмиятлу булуын ассызыклады.

«Компетентлы белгечләр коллективы белән бергә Росстандарт һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге куйган барлык амбициоз бурычларны да үтәрбез дип ышанам», – дип белдерде Олег Ибраһимов.

Белешмә өчен: Олег Ибраһимов Казан авиация институтының радиотехника факультетын тәмамлаган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Казан оптика-механика заводында һәм «Фотон» ҮКБ инженер-конструктор буларак башлый, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Республика мәгълүматлаштыру үзәге белән җитәкчелек итә, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары вазыйфасын башкара. 2006 елдан 2022 елга кадәр «Идея» инновацион-җитештерү технопаркында эшли, 2017 елдан аның җитәкчесе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International