Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәгендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча 2022 елга нәтиҗәләр ясалды.
Ел дәвамында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы ТКҮ проектларны тормышка ашыруның сыйфатын һәм үз вакытында башкарылуын күзәттеләр. Татарстан ел йомгаклары буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыручы субъектлар арасында 1 нче урынны алды. Хәзер республикага «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумын кабул итү хокукы бирелде.
2022 елда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча күп кенә чаралар оештырылуын һәм тормышка ашырылуын билгеләп үттеләр, алар предприятиеләр эчендә локаль яхшыртуга, шулай ук глобаль дәрәҗәдә үсешкә, җитештерүчәнлекне арттыру культурасын үстерүгә һәм рационализаторлар хәрәкәтен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Предприятиеләрне илкүләм проектка җәлеп итү максатында март-декабрь айларында профильле министрлыклар һәм үзәк районнарның администрацияләре ярдәме белән потенциаль катнашучылар белән 23 мәгълүмати очрашу, шулай ук «Кама сәнәгать форумы – 2022», «Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы» һәм «КИП Мастер»мәйданчыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча 3 зур семинар үткәрде.
Үткәрелгән киңәшмәләрнең һәм семинарларның нәтиҗәсе буларак проектта яңа катнашучылар санының шактый артуы тора. «Бу илкүләм проектта Татарстанның лидерлык позицияләре – базардан тизрәк үсәргә омтылучы, дөнья дәрәҗәсендәге компанияләр белән лаеклы көндәшлек итүче предприятиеләребезнең зур казанышы. Илкүләм проектта катнашучылар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чараларны туктатмыйлар. Алар өчен җитди ярдәм – Төбәк компетенцияләр үзәге, ул аларны укыту буенча зур эш башкарды. Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләрнең исәпләмә икътисадый нәтиҗәсе 2,5 млрд.сум тәшкил итте! Илкүләм проект кысаларында икътисадның төрле тармакларыннан 208 предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән шөгыльләнә. Шунысы игътибарга лаек, эшкәртү производстволары белән беррәттән (предприятиеләр проектына кергән 50% артык), быел илкүләм проектка авыл хуҗалыгы һәм сәүдә тармагыннан күп санлы предприятиеләр керде», – диде, елга йомгак ясап, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Адреслы ярдәм кысаларында ел дәвамында төрле юнәлештәге хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча 45 проект тормышка ашырылган – продукция җитештерүне, складларда товарлар хәрәкәтен, транспортка хезмәт күрсәтүне, монтажлау, төяү эшләрен башкаруны, заказларны комплектацияләүне, офис процессларын һ.б. оптимальләштерү эшләре башкарылган.
Процесслар фабрикасында 33 укыту булган, 2022 елда укытылган кешеләрнең гомуми саны – 500 дән артык.
2022 елның июненнән июленә кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасында остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре» уздырылды, җиңүчеләрне бүләкләү 7 декабрьдә Татарстан Машина төзелеше форумының 2022 пленар утырышында булды.
«Ел вакыйгаларга бай булды, чөнки республика алдына куелган максатчан күрсәткечләр сизелерлек артты. Тырышлыгыбызның югары бәяләнүенә мин бик шат, бу тагын да яхшырак эшләргә этәрә», – дип шәрехләде йомгакларны ТР ТКҮ җитәкчесе Шамил Бәйрәмов.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты, ТР ТКҮ эшчәнлеге һәм үткәрелә торган чаралар турында тулырак мәгълүматны түбәндәге ресурслардан табарга була:
Илкүләм проект сайты: производительность.рф
ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru