54нче мәктәптә Казан вертолет заводы “вертолет” сыйныфы ачты

2014 елның 5 сентябре, җомга

“Вертолеты России” холдингының “Казан вертолет заводы” Казан шәһәренең Авиатөзелеш районының 54 нче мәктәбендә “вертолет” сыйныфы ачылуы турында хәбәр итте. Бу вакыйга А.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университетының II инженерлар фестивалендә булды.

Вертолет төзелеше өлкәсенә белгечләрне тарту һәм әлеге  тармак өчен кадрлар  әзерләү программасы кысаларында “Казан вертолет заводы”, А.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан шәһәренең 54 нче мәктәбе арасында хезмәттәшлек итү турында  өч яклы килешү төзелде.

Шул типтагы физиканы һәм математиканы тирәнтен өйрәнүче махсуслаштырылган “вертолет” классы 2009 елда Казанның 8нче гимназиясендә ачылган иде инде. Әлеге сыйныфны тәмамлаганннар техник вузларга, шул исәптән авиация профилле вузларга керү өчен яхшы мөмкинлекләр алып чыгалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International