2014 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чиләбегә эш визиты кысаларында Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2014-2017 елларга чаралар протоколы имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте рәисе Сергей Комяков имзаларын куйды. Кул кую чарасында Татарстан Республикасы премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев, Татарстан Республикасы Премьер–министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чиләбегә рәсми визиты кысаларында Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешү, шулай ук килешүне гамәлгә ашыру буенча 2011–2013 елларга чаралар протоколы имзаланды.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы белән Чиләбе өлкәсе арасында регионара сәүдә әйләнеше 23,7 млрд. сум тәшкил итә. Челәбе өлкәсе белән Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре хезмәттәшлек итә: «КАМАЗ» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Татнефть – Нефтехим» Идарә Компаниясе» ҖЧҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «ЕлАЗ сәнәгать берләшмәсе» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «С.П.Горбунов исем. КАПО» ААҖ, « А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы», «ИНВЭНТ» ҖЧҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «ТГК Уруссинская ГРЭС» ЯАҖ, «Л.Я.Карпов исем. химия заводы» ААҖ, «Әлмәт труба заводы» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «Менделеевсказот» ҖЧҖ, «КОМЗ» ААҖ, «Серго исем. завод»сәнәгать берләшмәсе », «Завод Эластик ҖЧҖ, «Алсу» ААҖ, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, «Вакууммаш» ААҖ, «Бетар» ҖЧҖ, «Спартак» ААҖ, «Кукмара тегү фабрикасы» ААҖ, «КМИЗ» ААҖ, «ПФМК» ҖЧҖ, «Булгарпиво» ААҖ, «Алнас» ААҖ, ФКП «ГосНИИХП», « Кукмара киез-итек комбинаты» ААҖ, “С.Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе” ЯАҖ, «Кукмара металл савыт–саба заводы» ААҖ , «КМПО» ААҖ, «Начало» сәнәгать берләшмәсе» ҖЧҖ, «ЗЗМК – Тимер» ААҖ.
Чиләбе өлкәсе территориясендә «КАМАЗ» ААҖ дилер челтәре эшли («РБА-Челябинск» ҖЧҖ, «Компания «УРАЛКАМ» ҖЧҖ, «КАМАЗАВТОМАРКЕТ» ҖЧҖ, «УралТехАвто» ҖЧҖ, Чиләбе шәһәре, «УралСпецТранс» ҖЧҖ, Миасс шәһәре,), «ПКФ «Бетар» ҖЧҖ («Водомер» ҖЧҖ), «Ак Барс» Банк (Челәбедәге филиалы).