Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы исеме астында энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклап яшәүне пропагандалау буенча проектларны гамәлгә ашыру максатында “ENES” энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар буенча Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә (алга таба–Бәйге).
Бәйге ике этапта үтәчәк: региональ һәм федераль дәрәҗәдә. Региональ дәрәҗәдә бәйге Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Региональ этап нәтиҗәләре буенча һәр номинация буенча өч иң яхшы проект сайланачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 4–11 сентябрендә узачак Бәйгенең региональ этабында катнашучылар арасында интернет–тавыш бирү оештырылачак.
Интернет –тавыш бирүдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтына керүчеләрнең барысы да катнаша алалар. Интернет –тавыш бирүдә һәр катнашучы бәйгедәге бер генә проект өчен тавыш бирә ала. Бер IP-адрестан бер генә тапкыр тавыш бирә аласыз.2014 елның 3 сентябрендә Казанда XXI Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы – нефть, газ химиясе тармагының Россиядәге иң зур региональ чараларның берсе. Быел форум эшендә Россия Федерациясенең 46 регионарыннан һәм 14 чит илдән 200 артык предприятие катнаша.
Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы традицион рәвештә үзенең мәйданчыгында берничә тармак күргәзмәсен берләштерә – “Нефть, газ. Нефть химиясе” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары”, “Пластик & каучук” махсуслаштырылган күргәзмәләр, “GEO-КАЗАН: Геолого¬разведка. Геодезия. Картография” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә.
Форумның эшлекле программасы кысаларында “Авыр чыгарылучы һәм традицион булмаган углеводород запаслары: тәҗрибә һәм фаразлар” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Татарстан нефть һәм газ химиясе форумында Россия һәм чит ил галимнәре, тармак ведомстволары һәм министрлыклары, сәнәгать өлкәләре вәкилләре, студентлар һәм аспирантлар катнаша.
Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары кирилл Молодцов, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, Төркмәнстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия нефть һәм газ сәнәгатькәрләре берлеге президенты Геннадий Шмаль һәм башка рәсми затлар катнашты.2014 елның 3–5 сентябрендә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның нефть, газ, химия форумы узачак.
Әлеге Форум программасы кысаларында “Нефть, газ. Нефть химиясе” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары”, “Пластик & каучук” махсуслаштырылган күргәзмәләр, “GEO-КАЗАН: Геолого¬разведка. Геодезия. Картография” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр үткәреләчәк.
Бай эшлекле программа кысаларында халыкара фәнни–гамәли конференцияләр уздырылачак. Төзелештә һәм юл төзелешендә республиканың химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны арттыру мәсьләләре буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр узачак. Форум Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештырыла.2014 елның 2 сентябрендә Казанда Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның яңа бинасында Германия–Россия яңа технологияләр институты ачылды. Бу яңа институт югары белгечлекле инженерлар әзерләүгә юнәлдергән.
Яңа вузны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар житәкчеләре, республиканың машина төзелеше предприятиеләре житәкчелеге катнашты.
Яңа институт Казан милли тикшеренү техник университеты -КАИ һәм Германия университетлары арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре нигезендә оештырылган. Университетлар арасында беренче партнер –Ильменау шәһәренең Техник университеты һәм Магдебург шәһәренең Отто-фон-Герике Университеты.
ГРЯТИ белем бирү программасы буенча ике университетта белем алу каралган: 1, 2 һәм 4 семестр дәвамында КНИТУ-КАИда, һәм 3 семестрда Германиядәге партнер-университетта. Нәтиҗәдә, ГРЯТИ тәмамлаучылар ике диплом алачак: КНИТУ-КАИ һәм Германиядәге партнер-университетныкын.2014 елның 2 сентябрендә Беренче Бөтенроссия инженерлар фестивале ачылды. Әлеге чара – инженер белемен популярлаштыруга һәм инженерияның төп дисциплиналарын тирәнтен өйрәнүгә юнәлгән бөтенроссия мәгълүмат-мәгариф чарасы.
КНИТУ–КАИда Белем көнен бәйрәм итү кысаларында узган әлеге чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде, Казан шәһәре мэры Ильсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Ильменау Техник университеты ректоры Петер Шарф, Магдебургның Отто-фон-Герике университеты ректоры Йенс Штракелян, КНИТУ–КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, Федераль ядер үзәге җитәкчесе Валентин Костюков, статс-секретарь –Роскосмос җитәкчесе урынбасары Денис Лысков катнаштылар.
КНИТУ-КАИ каршындагы мәйданда Татарстан районнары балаларының техник иҗат күргәзмәсен карагач, мәртәбәле кунаклар җыелганнарны бәйрәм белән һәм инженерлар фестивале ачылышы белән котладылар.2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин General Electric компания вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында компания белән республика предприятиеләре арасындагы агымдагы мәсьәләләр һәм хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашуда «Генерирующая компания» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Татнефть»ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ, «Камаз» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Аммоний» ААҖ һәм «Җылылык комбинаты «Майский» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында General Electric компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасы предприятиеләре белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр иттеләр, киләсе елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча ике яклы перспектив юнәлешләрне билгеләделәр, шул исәптән, «ТГК-16» ААҖ һәм «Генерирующая компания» ААҖ белән.2014 елның 29 августында «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау җитештерүен эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер–министры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәнгать министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев катнашты.
«Джошкуноз» төрек холдингының яңа предприятиесе якында урнашкан «Форд Соллерс» автомобиль заводы өчен эре һәм вак тимер кузов детальләрен җитештерәчәк. Проектны башлау турында Килешү Төркиянең 2012 елның октябрь аенда имзаланган иде. Инвестицияләр саны 70 млн. доллар тәшкил итте, завод елына 40 мең тонна корыч җитештерәчәк.2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак белән булган очрашуда катнашты.
Ви Сон Лак Татарстанга Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе призына тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыруга бәйле рәвештә килгән.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Корея Илчесенә тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде. Ул Көньяк Корея вәкилләренең Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасында 17 алтын медаль алуларын һәм Hyundai Корея компаниясе Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уеннарының партнеры булуын искә төшерде.2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә мнистры Равил Зарипов “Алабуга” махсус икътисадый зонада Armstrong Америка компаниясенең төзелеп килүче түшәм япмаларын җитештерүче заводта булдылар.
Заводны 2013 елның апрелендә төзи башладылар. 2015 елның башына заводка кертелгән гомуми инвестицияләр күләме 100 млн. доллар АКШ тәшкил итәчәк. Завод минераль җепселләрдән 60×60 см һәм 60×120 см түшәм япмалары җитештерәчәк.
2014 елның 29 августында Горький исем. Зеленодольск заводында 21631 проекты кече ракета корабына нигез салу тантанасы узды.
Әлеге чарада Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Хәрби- Диңгез флоты башкомандующие Виктор Чирков, Кара диңгез флоты башкомандующие Александр Витко, Каспий флотилиясе командующие Илдар Ахмеров, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Зеленодольск муниңипаль районы, “Ак Барс” холдинг компаниясе , “А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы” ААҖ җитәкчелеге катнашты.
21631 проектының кече ракета кораблары Горький исмендәге заводта Россия Хәрби-Диңгез флоты өчен 2010 елдан төзелә. Бу “елга-диңгез” класслы күпмаксатлы кораблар, иң заманча артиллерия, ракета, зенит һәм радиотехник кораллар белән җиһазланган. Алар дәүләтнең икътисадый зонасын саклау һәм яклау өчен билгеләнгән.