2014 елның 8 –12 сентябрендә Казан дәүләт энергетика университеты нигезендә энергетика буенча Милли конгресс –2014 үткәрелә. Әлеге конгресс Казанда энергетика, әйләнә–тирә мохит һәм икътисад буенча симпозиумнар үткәрү традицияләрен дәвам итә.
Программага кергән чараларны оештыручылар – Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан дәүләт энергетика университеты”.
Конгресс программасы кысаларында түбәндәге конференцияләр: «Җылылык энергетикасы», «Электр энергетикасы», “Энергетика үсешендә мәгълүмати технологияләр һәм социаль – икътисадый проблемалар”, В.Е. Алемасов исем. Россия Фәннәр Академиясенең яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең IX мәктәп–семинары узачак. Конгресс программасы белән түбәндәге адреста танышырга була http://nke-2014.ru/.
Исегезгә төшерәбез, Беренче халыкара симпозиум 1992 елда узды. Икенчесе –1998 елда. 2001 елда Энергетика буенча Россиянең милли симпозиумы, ә 2006 елда – җылылык энергетикасы буенча милли конференция оештырылды.
2014 елдагы энергетика буенча Милли конгресс җылылык һәм электр энергетикасының фундаменталь һәм гамәли мәсьәләләренә, энергия җиһазларында җылылык күләменең алмашуына, энергетикада икътисадый һәм мәгълүмати технологияләренә багышланган.
Конгресс эшендә Россиянең 35 шәһәреннән, Украинадан, Казакъстаннан, Таҗикстаннан 300 артык белгеч катнашачак дип көтелә.
Конгресс кысаларында түбәндәге түгәрәк өстәлләр үтәчәк: “Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның практик мәсьәләләре” (оештыручылары – Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы, “Милли тикшеренү технологик университеты” “МИСиС” (Мәскәү шәһәре) һәм Казан дәүләт энергетика университеты, “Энергетика һәм нефть химиясе тармакларында сәнәгать һәм мәгълүмат куркынычсызлыгының актуаль проблемалары” (оештыручылары – «РИКА ИНЖИНИРИНГ» ЯАҖ (Мәскәү шәһәре), «ICL-КПО ВС» ААҖ (Казан шәһәре)), Казан дәүләт энергетика университеты.
Конгресс кысаларында 35 яшькә кадәр булган яшь галимнәрнең һәм аспирантларның фәнни эшләренә бәйге игълан ителәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы оешмаларның һәм вузларның фәнни–техник эшләнмәләренең күргәзмәсе узачак. Конгресс эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча иң яхшы докладлар “ВУЗлар хәбәрләре”, “Техникада җылылык процесслары”, “Электр станцияләре”, “Энергетик” журналларында бастырылачак.