Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтәкәрләре көнен бәйрәм иттеләр

2014 елның 6 сентябре, шимбә

2014 елның 6 сентябрендә Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтәкәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Миңнеханов, “Татнефть” ААҖ  һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү нефть башкаласының тарихи өлешендәге реконструкцияләнгән “Иске Әлмәт” мәдәният йортын ачудан башланды. Мәдәният йортын ачу Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы  Мәдәният елына багышланган иде. 

Бәйрәмнең театральләштергән өлешендә Татарстанның нефть тарихы үсеше күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга әйткән мөрәҗәгатендә нефтьчеләрнең республика икътисадый һәм социаль үсешенә керткән өлешләренә югары бәя бирде һәм барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

Бәйрәм ипподромда ат спорты ярышлары, Россиянең танылган артистлары һәм татар эстрадасы җырчылары чыгышлары белән дәвам итте. Кич Нефтьчеләр мәйданында яшьләр өчен татар һәм рус эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Тантаналы чаралар бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International