Полимерлар җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе Татарстанда завод төзергә җыена

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Indorama Сингапур төркеме - полимерлар җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе,  Татарстанда завод төзергә җыена. Сингапурда бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда компания вәкилләре хәбәр итте.  Indorama төркеменең дөньяның 23 илендә 56 нефть һәм газ химиясе предприятиесе бар. Төркемнең җитештерү куәте – елына 10 млн. тонна төрле нефть химиясе продукциясе.
           Компания вәкилләренең сүзләренә караганда, Indorama төркеме Россиядә  һәм элеккеге СССР илләрендә  үз предприятиеләрен булдырырга тели.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада елына 1,2 млн. тонна этилен һәм 1,4 млн. тонна пластмасса җитештерелә. «Безнең үсәсебез килә, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Әгәр сезнең бу процессларда катнашасыгыз килсә, без хезмәттәшлеккә әзер». Ул хезмәттәшлек турындагы тәкъдимне җентекләп өйрәнү өчен Indorama вәкилләренең  республикага хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр җибәрергә тәкъдим итте, үз чиратында Татарстан Республикасы ягы да шулай ук республиканың чимал, транспорт инфраструктурасы һәм башкалар буенча мөмкинлекләрен тәкъдир итә алыр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International