Икътисадый совет утырышында импортны алмаштыру һәм республика җитештерүчеләренә ярдәм итү мәсьәләләре каралды

2014 елның 12 сентябре, җомга

2014  елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында республика җитештерүчеләренең продукциясен базарга чыгару мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

  Икътисадый совет утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә,  2014 елның гыйнвар-июль айлары йомгаклары буенча товарлар экспорты кимеде, импорт 10%ка артты. Ул билгеләгәнчә, республика продукция җитештерүче буларак алда барса да, без товарларны читтән дә күп кертәбез. 2013 елда республикага читтән 160 млрд. сумнан артык товар кертелгән, шул исәптән Россия регионнарыннан – 200 млрд. сумга.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, халыкара шартлар һәм Россиягә каршы  тыюлар кертү  импортны алмаштыручы товарлар җитештерү өчен мөмкинлекләр ача.  Ул Татарстанда җитештерелә торган продукцияне тышкы һәм эчке базарга активрак чыгару, яңа брендлар һәм заман таләпләренә туры килә торган продукцияне җитештерүгә игътибарны юнәлдерергә кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында нотыклар белән шулай ук Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International