2008 елда башланган Казан вертолет заводында җитештерүне яңартып кору программасының тулаем финаслау күләме 12 млрд. сум тәшкил итә. Моның хакында Казан вертолет заводы генераль директоры Вадим Лигай 2014 елның 11 сентябрендә заводта узган пресс–тур кысаларында хәбәр итте.
“2008 елда куелган максат – заводның барлык җитештерү тармакларында заманча технологияләр кертеп, яңа типтагы завод төзү. Бүгенге көндә бу эшнең бер өлеше эшләнде, алты ел эчендә без зур нәтиҗәләргә ирештек”, – диде ул. Реконструкция башланганда без 6 млрд. 700 млн. сумлык продукция җитештерә идек, ә заводта эшләүчеләрнең саны 6 мең 700 хезмәткәр иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча без 42 млрд.сумлык продукция җитештердек, ә белгечләр саны шул ук 6 мең 700 кеше тәшкил итте. Без продукция җитештерүне алты тапкырга арттырдык, предприятиенең һәр хезмәткәренең эш нәтиҗәлелеге дә шуның кадәр артты дигән сүз.
Хәзерге вакытта яңа агрегат цехының төзелеше бара, анда агрегат – җыю цехларын күчерәчәкләр, аның берсе хәзерге вакытта Казанның Киров районында урнашкан. Яңа цех башка цехлар белән бер бинада булачак, бу предприятиенең логистикасын күпкә җиңеләйтәчәк. 2012 елда төзелгән материаль–техник тәэмин итү үзәге шулай ук логистиканы яхшырту юнәлешендә эшли, анда поставщиклар товарларын китерәләр. “Склад 15 мең уникаль номенклатураны үз эченә ала, аны модернизацияләү 750 млн. сумга төште”, –дип хәбәр итте склад башлыгы Евгений Фадеев. “Барлык процесслар да тизләнде, элеккеге белән чагыштырып та булмый. Берәр материаль кыйммәтне алыр өчен бер–ике сәгать кенә кирәк. Элек безнең төрле урыннарда урнашкан 50 якын склад бар иде. Хәзер барысы да бер урында”, – дип белдерде ул.
Заводның тагын бер яңалыгы – үзәк комплектация склады, аның өчен 44 автоматлаштырылган склад модулен сатып алып урнаштырганнар. Калган модульләрне дә эксплуатациягә кертергә әзерлиләр. Барлык модульләр 500 кв. метрлы мәйданлы биш складны үз эченә алган 225 кв.метр мәйданда урнашканнар. “Мондый бер шкаф кына ун стеллаж алмаштыра ала”, –дип ассызыклады Айдар Ибраһимов.
Заводның генераль директоры урынбасары Вячеслав Каташев сүзләренчә, “Җитештерүне модернизацияләүнең максатларының берсе – яңа эшчеләр алу. Яңа, яхшы сыйфатлы, чиста урында эшләү – кызыклы һәм престижлы”, –дип өстәде ул.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/news/2014/09/11/422109 сайтында урнаштырылган.