2014 елның 10 сентябрендә ЕЛАЗда традициягә кергән электр, газ белән эретеп ябыштыручылар арасында һөнәри осталык бәйгесе узды. Бәйгедә автотрактор махсуслаштырылган техника сәнәгате, җыю цехлары һәм металлы конструкцияләр цехлары вәкилләре – дүртенче–алтынчы разрядлы электр, газ белән эретеп ябыштыручылары катнашты.
Бәйгенең теоретик өлешендә катнашучылар төрле сорауларга җавап бирделәр, ә практик өлешендә бирелгән вакыт эчендә эретеп ябыштыру эшләре башкарырга тиеш иделәр.
Үткәрелгән бәйгеләр нәтиҗәләре буенча электр, газ белән эретеп ябыштыручылар арасында һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе булып, бишенче разрядлы электр, газ белән эретеп ябыштыручы Денис Капин (агрегат цехы), икенче урында– бишенче разрядлы электр, газ белән эретеп ябыштыручы Павел Щербаков (металлы конструкцияләр цехы), өченче урында – дүртенче разрядлы электр, газ белән эретеп ябыштыручы Денис Мельников (металлы конструкцияләр цехы) танылдылар.