ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы белән Актөбә өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Актөбә өлкәсе (Казакъстан Республикасы) Акимы Гали Искалиев җитәкчелегендә Актөбә өлкәсе делегациясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Татарстан предприятиеләре вәкилләре – “Казан дәүләт казна дары заводы”, “Казанның Гипронииавиапром” ЯАҖ иделәр; Казакъстан Республикасы ягыннан – “Актөбә өлкәсе индустриаль – инновацион үсеш идарәсе” ДУ җитәкчесе Марат Балмоханов, Казакъстан предприятиеләре җитәкчеләре – “Актөбә металл булмаган торбалар заводы” АҖ, ТОО «Актюбстройхиммонтаж» ҖЧД, ТОО «Батыс Жер» ҖЧД, «Кроун плюс» ҖЧД катнаштылар.
Очрашу барышында яклар нефть, газлы химия, машина төзелеше, урман хуҗалыгы, кадрлар әзерләү өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International