Татарстан Республикасы делегациясе “WestKazInvest 2014” бизнес-форум эшендә катнашты

2014 елның 10 октябре, җомга

2014  елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасы Уральск шәһәрендә  “WestKazInvest 2014” бизнес-форум эшендә катнашаты.

Форум кысаларында предприятиеләрнең һәм инновацион проектларның күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре катнашты: «КАМАЗ» ААҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы» ААҖ, «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» ААҖ, «Казан электр-техник заводы» ААҖ,  «Техстрой» ЯАҖ, Идел буе сыйфат үзәге, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең информатика Институты, «БЕТАР» ҖЧҖ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ.

Форумның төп максаты – эшмәкәрлек структураларының хезмәттәшлеген киңәйтү һәм алдагы интеграция перспективалары хакында фикер алышу.

Максачан аудитория – индустриаль –инновацион өлкәдә хезмәттәшлек итәргә кызыксынган дәүләт органнары, кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре, фәнни – тикшеренү институтлары, консалтинг һәм инжиниринг компанияләре, вуз вәкилләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International