Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында чит илләрдәге һәм Росссиядәге Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән киңәшмә узды

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

2014  елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе регионнарындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә шулай ук республиканың кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе регионнарындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре алдында торган көндәге эшчәнлекнең мәсьәләләре һәм  сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек итү өлкәләрендәге максатлары хакында  фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International