2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Даниягә эш визиты кысаларында "Хальдор Топсе" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Яклар нефть химиясе өлкәсендә алдагы хезмәттәшлек итү, нефтьне эшкәртү предприятиеләрендә яңа технологияләр кертү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
"Хальдор Топсе" компаниясе Татарстан Республикасының «Нижнекамскнефтехим» ААҖ формальдегид җитештерү эшләнмәсен реконструкцияләү проектын булдыруда катнашты, «ТАНЕКО» ААҖ белән хезмәттәшлек итте, Татарстанда минераль ашламалар җитештерүче «Аммоний» ААҖ заводын төзү проектының лицензиарларының берсе иде.
Очрашу кысаларында яклар Татарстанның профильле вузлар студентларының һәм нефть химиясе өлкәсе белгечләренең "Хальдор Топсе" компаниясенең укыту үзәкләрендә белем алу мөмкинлеген оештыру хакында сөйләштеләр.