2014 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә 2014 елның 3–5 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» халыкара күргәзмәне һәм «TechnoСварка» махсуслаштырылган күргәзмәне үткәрү мәсьәләләренә багышланган оештыру киңәшмәсе уздырды. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип көтелә.
Күргәзмәләр эшендә Татарстан Республикасының һәм Россиянең башка регионнарының машина төзелеше предприятиеләре, Кытайдан, Чехиядән, Италиядән һәм Швециядән чит ил компанияләре һәм республиканың әйдәп баручы уку йортлары катнашачаклар.
Халыкара күргәзмәләрнең эшлекле программалары кысаларында инновацияле машина төзелеше технологияләренә, җиһазларына һәм материалларга багышланган фәнни–гамәли конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр; субконтрактлар биржасы; WorldSkills Russia чемпионатының сайлап алу туры кысаларында үткәрелгән эретеп ябыштыру буенча һөнәрчелек бәйгесе; балаларның техник иҗаты күргәзмәсе; студентларның инженер фестивале чаралары күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, “машина төзелеше – Татарстан Республикасы икътисадының төп тармакларының берсе. Республиканың машина төзелеше комплексы алдында торган приоритетлы мәсьәләләрнең берсе – конкурентлылык сәләтен арттыру һәм тармакның инновацион потенциалын үстерү”.
Равил Зарипов сүзләренчә, Казанда үткәрелә торган махсуслаштырылган күргәзмәләр һәм эшлекле форумнар машина төзелеше һәм катнаш тармаклар белгечләре өчен тәҗрибә уртаклашу һәм машина төзелеше комплексындагы актуаль проблемаларын хәл итү һәм фикер алышу өчен мәйданчык булып тора. Әлеге чаралар шулай ук хезмәт кешесен пропагандалауга, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгәннәр.