Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына эш визиты

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
2014 елның 12–14 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь республикасына эш визиты уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында – республиканың нефть, газ химиясе һәм машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре.
Әлеге эш визиты 2004 елның 23 июнендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасындагы сәүдә–икътисадый, фәнни – техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Визитның максаты – Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне алга таба үстерү.
Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасының Беларусь Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм хуҗалык итү субъектлары җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итүне үстерү буенча эшлекле сөйләшүләр, Беларуссиянең алдынгы предприятиеләренә бару планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Беларусь Республикасы Премьер–министры урынбасары В.И.Семашко, Беларусь Республикасы сәнәгать министры Д.С.Катеринич белән очрашулар булачак. Визит кысаларында ике яклы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2015–2016 елларга чаралар Планына кул кую көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International