2014 елның 27 ноябрендә Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясенә (RITB) Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир итүе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан, 300дән артык Төркия эшмәкәре катнашты.
Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан Россия һәм Төркия хезмәттәшлегенең тулаем актив үсүен, аерым алганда, Татарстан белән Төркия арасында да билгеләп үтте. RITB башлыгы Татарстанның инвестицион өстенлекләрен атады - үсеш алган инфраструктура, бюрократик барьерларның түбән булуы, хакимиятләр ярдәме.
Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым шулай ук Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләренә, аерым алганда, Татарстан белән Төркия багланышларына югары бәя бирде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта республикада булдырылган һәм булдырылачак эре Төркия җитештерүләре, Татарстан Республикасына Төркия Республикасы Президентының, Премьер-министрының визитлары һәм башка чарлар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда Төркиянең Генконсуллыгы, Стамбулда Татарстан Республикасы вәкиллеге актив эшләп килә, Казан һәм Чаллыны Стамбул белән турыдан-туры һава юллары бәйли. Президент белдергәнчә, Татарстанны һәм Төркияне мәдәни элемтәләр дә бәйли.
Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Татарстан белән Төркиянең перспектив юнәлешләр арасында министр автокомпонентлар җитештерүне, җиһазлар, текстиль җитештерүне, агач эшкәртүне атады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Төркия эшкуарларына Татарстандагы мәгълүматлаштыру тармагы мөмкинлекләре, шулай ук ИТ- Иннополис шәһәре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Инвестицион агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион потенциалы турында чыгыш ясады.
«Алабуга» МИЗ Генераль директоры Тимур Шаһивәлиев махсус икътисадый зона, шул исәптән андагы Төркия резидент компанияләре турында сөйләде.
Тәкъдир итү азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе белән Татарстан Республикасы Инвестицион агентлыгы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.