ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2014 елның 21 ноябре, җомга
2014 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасы ваклап сату предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен куллану” республика бәйгесенең финал сынаулары һәм бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге бәйге “Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бәйгене оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Г.В.Плеханов исем. Россия иктисадый университет”ның Казан институты (филиал).
Бәйге 2 этаптан торды. Беренче этап – читтән торып үткәрелде. Катнашучылар татар һәм рус телләрендә иҗадый эш башкарырга тиеш иделәр. Икенче этапта катнашучылар биремнәрне рус һәм татар телендә тест формасында эшләделәр. Эксперт комиссиясе нәтиҗәләрне шул ике этап буенча чыгарды.
Бәйгедә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов бүләкләде. Ул аларга бу бәйгедә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Бәйгенең Гран-при бүләгенә һәм 15 меңлек акчалата премиягә Татарстанның Югары Ослан муниципаль районының “Булат” кибете хезмәткәре Мәсгүт Лотфуллин лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International