18–21 ноябрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Татарстанда Карабулак мэры Мөслим Яндиев җитәкчелегендә Ингушетия Республикасының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре делегациясе килде.
Визитның төп максаты – муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә итү һәм куллану буенча Татарстан Республикасы эшчәнлегенең тәҗрибәсен өйрәнү. Визит кысаларында делегация Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнарында, Татарстан Республикасының миниципаль берәмлекләр Советында, шулай ук Лаеш муниципаль районында булдылар.