ЕлАЗда күчә семинар –утырыш узды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
2014 елның 20 ноябрендә Алабуганың автомобиль заводында Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе әгъзалары – предприеләренең баш инженерлар, техник директорларның күчмә семинар – утырышы узды.
Чараның максаты – оешманың төп җитештерүләре белән танышу, үткәрелә торган техник яңартып кору кысаларында тәҗрибә белән уртаклашу, идарә итү системасын камилләштерү, кооперация элемтәләрен үстерү, республика предприятиеләре техник җитәкчеләрен хезмәттәшлеген киңәйтү.
Чаралар кысаларында катнашучылар завод бүлекчәсенең төп җитештерүе белән таныштылар. Завод җитәкчелеге предприятиедә кулланыла торган сыйфат менеджменты системасы белән, лин- технологияләрен кертү тәҗрибәсе, энергияне саклау системасы, технологик җиһазларның ремонтлау эшчәнлеге белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International