2014 елның 21 ноябрендә Әлмәттә «Татнефть» ААҖ “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү мәсьәләләренә багышланган Лин–конференция үткәрелә.
Конфренцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, Чаллы һәм «Камаарты» регионының Сәүдә–сәнәгать палатасы, «Мотовилихин заводы» САҖ, «Менеджмент Академиясе» АКБҖ, «ЛИН» МОО.
Конференция эшендә Татарстан Республикасының 230 артык предприятие һәм ведомство, 15 Россия регионы вәкилләре, Сакчыл җитештерү буенча халыкара бәйге җиңүчеләре, “Сакчыл җитештерү” һәм җитештерү системаларын үстерү өлкәсендәге алдынгы белгечләр катнаша.
Лин–конференция программасы кысаларында катнашучылар машина төзелеше, Россиянең нефть, газ химиясе комплекслары предприятиеләрендә Lean-технологияләрне куллануның нәтиҗәле тәҗрибәләре белән, шул исәптән, «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» компаниясе заводларында, «Мотовилихин заводы», «Сатурн» ААҖ, «Газпромнефть-Снабжение» ААҖ, шулай ук Кыргызстанда, Казакъстанда, Япониядә һәм Бөек Британиядә Лин–проектларны реализацияләү тәҗрибәсе белән танышачаклар.
Конференция барышында “Лин философиясе һәм принциплары нигезендә Җитештерү системаларын үстерү буенчак иң яхшы предприятие, иң яхшы җитәкче” Сакчыл җитештерү буенча халыкара бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
Мәгълүмат өчен:
Бүгенге көндә Республикада Лин–технологияләрне 160 артык оешма һәм машина төзелеше, химия, нефть химиясе, энергетика, җиңел сәнәгать , авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, сәламәтлек саклау оешмалары куллана.
«Татнефть» ААҖ - “Сакчыл җитештерү” методикасын куллана торган алдынгы предприятиеләрнең берсе. «Татнефть»та Лин–техноолгияләрне җәелдерү Лин философиясе һәм принциплары нигезендә җитештерүне үстерү һәм камилләштерү максатына юнәлдергән гамәлләр Программасы кысаларында тормышка ашырыла. Программаны реализацияләүдә компаниянең 14 структур төркеме катнаша. 2014 елның 9 ае нәтиҗәсендә “Сакчыл җитештерү” инструментларын һәм методларын кертүдән икътисадый нәтиҗә – 80 млн. сум.