Казанда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында  “ЦСМ” ФБУ, “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү чарасы уздырыла. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнаша.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, республика бәйгесенең оештыру комитеты рәисе  Равил Зарипов ассызыклаганча, “ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгенең максаты – республика предприятиеләре  тарафыннан чыгарыла торган продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын һәм конкурентлылык дәрәҗәсен үстерү һәм стимуляцияләү.   Бу бәйге – республиканың җитештерүче предприятиеләрнең продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен  эчке һәм тышкы базарларга чыгаруның нәтиҗәле ысулы”.

 “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү чарасы кысаларында бәйге лауреатлары булган предприятиеләрнең товарлар күргәзмәсе, “Татарстан Республикасының сыйфат лидеры” 2014 призы лауреат – предприятиеләрен бүләкләү; республика һәм Бөтенроссия бәйгесе лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International