2014 елның 20 ноябрендә Прагада Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасындагы икътисад, сәнәгать һәм фәнни–техника өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча сәнәгать өлкәсендәге Хөкүматара комиссиянең хезмәттәшлек итү буенча Эшче төркем рәистәшләренең утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов, Эшче төркемнең Чехия ягы җитәкчесе Иржи Бружа катнашты.
Россия ягыннан утырышта шулай ук Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Чехия Республикасындагы Татарстан Республикасының сәүдә–икътисадый вәкиллеге, Россиянең һәм Татарстанның кайбер машина төзелеше предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Чехия ягыннан утырышта Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, шулай ук Чехия эшлекле даирәләрнең вәкилләре катнашты.
Уртак эшче төркем утырышы катнашучылары машина төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлек итү буенча Россия –Чехия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Эшче төркемнең киләсе утырышының көн тәртибен билгеләделәр. Машина төзелеше өлкәсендәге яңа Россия–Чехия проектлары хакында дискуссия узды. Пленар утырыш кысаларында Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисад, сәнәгать һәм фәнни–техник хезмәттәшлек итү буенча сәнәгать өлкәсендәге Хөкүмәтара комиссиясенең хезмәттәшлек итү буенча Эшче төркемнең 2015 елга эшчәнлек Планы имзаланды.