Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Казанда "Сакчыл җитештерү" технологияләрен кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 18 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру Академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә “Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү” халыкара фәнни–гамәли конференция үткәрелде.
Конференция хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, “Сакчыл җитештерү” принципларын һәм инструментларын нәтиҗәле куллану нигезендә җитештерү системаларын кертү, үзебезнең ил предприятиеләрдә һәм оешмаларында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә дәүләт, иҗтимагый һәм коммерция структураларның үзара эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган.
Конференция программасы кысаларында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының эре сәнәгать предприятиеләре, республиканың укыту учрежденияләре, халыкара Лин–тренерлары катнашында пленар утырыш узачак.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов конференциядә катнашучыларны сәламләп, “Татарстан Республикасы җитәкчелегенең ярдәме предприятиеләрдә ”Сакчыл җитештерү” методикаларын оештыруда һәм кертүдә төп роль уйнады, максатчан программаларны уңышлы гамәлгә ашыру, предприятиеләрнең һәм оешмаларның Лин–технологияләрне кулланудан зур икътисадый нәтиҗә алуга ярдәм итте (“Сакчыл җитештерү” технологияләре)”,–дип әйтте ул.
Равил Зарипов билгеләгәнчә, бүгенге көндә Татарстанда “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү 163 машина төзелеше, химия, нефть химиясе, энергетика, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм сәламәтлек саклау предприятиеләрендә тормышка ашырыла. Оператив мәгълүматларга караганда, 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча моның икътисадый эффекты 2,7 млрд. сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча лидерлар: «КАМАЗ» ААҖ, «ПО «ЕЛАЗ» ААҖ, «ПОЗиС» ААҖ, «А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы», «КМПО» ААҖ, «КЭТЗ» ААҖ, «Карпов исем. химимя заводы», “Татнефть” ААҖ предприятиеләре (НГДУ «Джалильнефть», НГДУ «Нурлатнефть», «Нижнекамскшина» ААҖ, «Түбән Каманың йөкле машина шиналары заводы» ҖЧҖ, «Бөгелмә механика заводы» ААҖ) һәм башкалар.
Республикада уңышлы гына ике белем бирү учреждениясе эшләп килә – Чаллыда һәм “Камаарты” регионында КНИТУ–КАИда һәм сәүдә–сәнәгать палатасында укыту үзәкләре. Монда Менеджмент академиясе оештырылды. Соңгы 5 ел эчендә Татарстанда “Сакчыл җитештерү” технологияләренә алдан өйрәтү программасы кысаларында предприятиеләрнең 5 мең хезмәткәре өйрәтелгән.
“Сакчыл җитештерү” технологияләрен үстерү максаты белән 2009 елдан башлап ел саен Россия һәм чит илләр компанияләре катнашында Лин–конференцияләр үткәрелә. 2014 елның апрелендә Чаллыда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршысындагы Хәрби–сәнәгать палатасы рәисе Д.О.Рогозин катнашында Лин–конференция үтте. 2014 елның ноябрендә Әлмәттә “Татнефть” базасы нигезендә “Эффектив процесслар – югары җитештерүчәнлек” 9 халыкара конференциясе үткәрелде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, “Әлеге юнәлештә алынган практик тәҗрибә “Сакчыл җитештерү” технологияләрен предприятиеләр дәрәҗәсеннән республиканың шәһәрләр масштабларына күтәрергә ярдәм итте”. Хәзерге вакытта “Чаллы – тотрыклы үсеш шәһәре” проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проектны томышка ашыру шәһәр предприятиеләрен үстерүдә нәтиҗәле системасын булдырырга ярдәм итә.
Конференция барышында катнашучылар сәнәгать предприятиеләрендә Лин–технологияләрне нәтиҗәле кертү тәҗрибәсе белән таныштылар («Трансмашхолдинг» ЯАҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «ЕЛАЗ» ААҖ, «ПОЗИС» ААҖ, «Горький исем. Зеленодольск заводы», “Горбунов исем. Казан авиация заводы” ААҖ, «КМПО» ААҖ һәм башкалар).
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз