Балык Бистәсе районында реконструкцияләнгән подстанция ачылышы узды

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
2014 елның 16 декабрендә Балык Бистәсе районында “Котлы-Бөкәш” 220 кВ подстанциясенең реконструкциядән соң тантаналы ачылышы узды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин, “Сетевая компания” ААҖ җитәкчелеге катнашты.
1996 елда эксплуатациягә кертелгән “Котлы-Бөкәш” 220 кВ подстанциясе Иделбуе белән Урал энергия системалары арасында бәйләүче булып торачак. Аның аша “Түбән Кама – Киндери” 220 кВ транзит уза, ул Казанны электр энергия белән тәэмин итү тотрылыгын көчәйтә. Шулай ук “Котлы-Бөкәш” подстанциясе Татарстанның биш районын электр белән, “Түбән Кама”дан Киров һәм Удмуртия энергия системаларына күәт транзитын тәэмин итә.
2013 елдан 2014 елга кадәр “Котлы-Бөкәш” подстанциясе заманча энергия нәтиҗәле һәм экологик җиһазлар кулланып реконструкцияләнә. Шуның белән бергә реконструкцияләү подстанцияне эшләүдән туктатмыйча алып барылды. Реконструкциянең тулаем бәясе “Сетевая компания” ААҖнең инвестицион программасының 1 млрд.сум тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International