29 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казакъстан Республикасы Премьер–министры Кәрим Масомов белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика белән Казакъстан мөнәсәбәтләренең әһәмиятен ассызыклады. Ул Кәрим Масимовка хәбәр иткәнчә, Астанада уздырылган Татарстан Мәдәнияте көннәре бик уңышлы булды, Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу чара буенча бик күп рәхмәт хатлары һәм уңай бәяләмә алды.
2014 елның 23 декабрендә Мәскәүдә МГИМО «татар клубы» студентлары белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, МГИМО ректоры Анатолий Торкунов, Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
МГИМО ректоры Татарстан белән югары уку йорты арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәяләде. А.Торкунов ассызыклаганча, “Республика – Россиянең МГИМО белән белгечләр әзерләү турында килешү төзегән беренче регионы. студентларның “татар клубы” – МГИМО кысаларында актив эшчәнлек алып баручы бергәлек.