Казанда «Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү» халыкара фәнни–гамәли конференция үткәрелә

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
2014 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру Академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә “Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү” халыкара фәнни–гамәли конференциясе үткәрелә.
Конференция хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, “Сакчыл җитештерү” принципларын һәм инструментларын нәтиҗәле куллану нигезендә җитештерү системаларын кертү, үзебезнең ил предприятиеләрдә һәм оешмаларында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә дәүләт, иҗтимагый һәм коммерция структураларның үзара эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган.
Конференция программасы кысаларында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының эре сәнәгать предприятиеләре, республиканың укыту учрежденияләре, халыкара Лин–тренерлары катнашында пленар утырыш узачак.
Конференция барышында катнашучылар сәнәгать предприятиеләрендә Лин–технологияләрне нәтиҗәле куллану тәҗрибәсе белән («Трансмашхолдинг» ЯАҖ, «Горький исем. Зеленодольск заводы» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, "ЕЛАЗ" ААҖ, «ПОЗИС» ААҖ, «Туполев» ААҖ филиалы – «Горбунов исем. Казан авиация заводы» һ.б.), мәгълүматлаштыру технологияләре һәм җитештерү булмаган өлкәләрдә Лин–проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International