Словениягә эш визиты

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
2014 елның 15 һәм 16 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Словениягә визиты уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында – республиканың министрлыклар һәм ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм укыту учрежденияләре җитәкчеләре.
Ике көнлек эш визиты программасы кысаларында – эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, шул исәптән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Словения Республикасы Дәүләт Советының рәисе Митя Бервар, Словения Республикасының икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивальшек, Словения Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Само Хрибар-Милич белән очрашачак.
Татарстан Республикасы делегациясе Словения –Татарстан эшлекле форумында катнашачак. Әлеге форум кысаларында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясен тәкъдир итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International