Татарстан – Кытай хезмәттәшлеге үсә

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
2014 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Ульянда узган Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасы Янцзы елгасының өске һәм урта агымнарында урнашкан регионнарының сәүдә–икътисадый һәм гуманитар өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча Уртак эшче төркемнең рәистәшләр утырышында катнашты. Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җитәкчесе Равил Зарипов Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасы арасында икеяклы хезмәттәшлек итү өлкәсенең торышы һәм перспективалары хакында чыгыш ясады.
Равил Зарипов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. 2013 елда Татарстан Республикасы белән Кытай Халык Республикасы арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 357 млн.долл. тәшкил итте. Агымдагы елда Шанхайда Татарстан Республикасы белән Хунань провинциясе арасында хезмәттәшлек итү буенча килешү имзаланды. Аньхой, Хунань, Сычуань, Хейлунцзян провинцияләре делегацияләренең Татарстан Республикасына визитлары узды. Татарстан Кытайның индустриаль, техник–кертү һәм махсус икътисадый зоналар тәҗрибәсен актив өйрәнә.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының Янцзы регионнары белән хезмәттәшлек итүдә түбәндәге приоритетлы юнәлешләр билгеләде: энергетика, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, югары технологияләр, мәгариф һәм туризм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International