“ЕЛАЗ” җитештерү берләшмәсенә” - 30 ел

2014 елның 19 декабре, җомга
“Алабуга автомобиль заводы” җитештерү берләшмәсе” – республика автомобиль кластерының авыл хуҗалыгы һәм махсус техниканы җитештерүче эре завод. Пердприятие тракторлар, юл төзелеше һәм коммуналь махсус техникасын, шулай ук нефть һәм газ чыгару тармагы өчен махсус техника җитештерә.
Нефть һәм газ чыгару тармагы өчен махсус техникасы Россиянең һәм Бәйсез дәүләтләр берләшмәсенең эре нефть компанияләренә җитештерелә. Предприятиянең партнерлары – «ГАЗПРОМ», «РОСНЕФТЬ», «Буровая компания «ЕВРАЗИЯ» һәм башкалар. Әлеге тармак өчен җиһазлар уңышлы гына Россиягә, Әзербәйҗанга һәм Казакъстанга озатыла.
Автокомпонентлар җитештерүне үстерү юнәлешендә, “ЕЛАЗ” «КАМАЗ», «УАЗ», «ГАЗ» һәм башка илнең әйдәп баручы заводлары белән хезмәттәшлеген ныгыта.
“Алабуга автомобиль заводы” җитештерү берләшмәсе” ААҖ – алдынгы идарә итү системаларын кертү буенча, шул исәптән, “Сакчыл җитештерү” методикасын, энергияне һәм ресурсларны саклау технологияләрен кертү буенча Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләренең иң эреләрнең берсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International