ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

                2015 елның 13-15 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм кама инновацион- территориаль – җитештерү кластеры  ярдәмендә Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе эшлекле даирәләрнең бизнес-миссиясе узды. 

 

2015 елның 15 апрелендә Чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  катнашында “Татэнергосбыт” ААҖ филиалы бүлегенең ачылышы узды.  


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

 

2015 елның 14 апрелендә «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ (Азәрбайҗан) җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачылышы узды.  Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  катнашты.


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

2015елның 13-14- апрелендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.  Очрашуда Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать  һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты. 


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кредитларның процентларын түләүгә киткән акчаларның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр бирү буенча бәйгедә катнашуга заявкалар кабул итүне башлап җибәрә.
«Сәнәгатьне үстерү һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тәэмин итү” ярдәмчел программа кысаларында граждан сәнәгатенең приеритетлы юнәлешләре буенча яңа комплекслы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга 2014-2016 елларда Россия кредит оешмаларында алынган кредитлар хакында сүз бара.
Кагыйдәләр Россия Федерациясе Хәкүмәтенең  2014 елның 3 гыйнварындагы  3 номерлы карары нигезендә расланган.  


10
апрель, 2015 ел
җомга
Хезмәт кешесе” Россиянең беренче  кино һәм интернет-проектлар фестивалендә безнең республикадан 9 компания катнашачак. Әлеге фестиваль 2015 елның 16-18 апрельдә Челәбедә узачак. 

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 9-10 апрелендә Казанда икътисадый хезмәттәшлек итү буенча Россия –Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең утырышы узачак. Комиссиянең Россия вәкилләре -  Россия Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры  Н.В.Федоров, Татарстан Республикасыннан  -  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов,  комиссиянең Венгрия вәкилләре  - Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры Петер Сийярто.  


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 8-9 аперелендә Казанда Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе утырышы узачак. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнаша. 

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" ел саен уздырыла торган республика бәйгесенә багышланган “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың попечительләр советы утырышын уздырды.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

   Министрның беренче урынбасары Р.Х.Кәбиров "Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә" дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалифиациясен арттыру программасы  курсларын үтә (2015 елның 6-8 апрелендә).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International