2015 елның 8-9 аперелендә Казанда Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе утырышы узачак. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнаша. Комиссиянең Россия өлешен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Д.В.Мантуров, Индонезия өлешен – Индонезия Республикасының икътисад мәсьәләләре буенча министры Софьян Җәлил җитәклиячәк.
Делегация визиты кысаларында “Казан вертолетлар заводы” ААҖ, Казан ИТ-паркына, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтының яңа укыту-лаборатория кампусына һәм «Эйдос» фәнни медицина үзәге” медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәгенә бару планлаштырылган.
Әлеге чара кысаларында 2015 елның 9 апрелендә «Корстон»да чыгыш ясаулар һәм презентацияләр тәкъдим итү булачак.