Икътисадый хезмәттәшлек итү буенча Россия –Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең сигезенче утырышы

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 9-10 апрелендә Казанда икътисадый хезмәттәшлек итү буенча Россия –Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең утырышы узачак. Комиссиянең Россия вәкилләре -  Россия Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры  Н.В.Федоров, Татарстан Республикасыннан  -  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов,  комиссиянең Венгрия вәкилләре  - Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры Петер Сийярто.  

Әлеге чара кысаларында 2015 елның 9 апрелендә «Корстон»да  эксперт төркемнәрнең  сәнәгать, транспорт һәм төзелеш буенча утырышлар, шулай ук йомгаклау Протоколына тәкъдимнәрне яраштырыр өчен Комиссиянең Секретариат утырышы планлаштырыла.

2015 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры, икътисадый хезмәттәшлек итү буенча Россия –Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең рәистәше  Петер Сийярто белән очрашу булачак. Шулай ук Венгрия, Россия һәм Татарстан вәкилләре очрашачак. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов да катнашачак.

Шулай ук «Suvar Plaza» бинасында Венгриянең Генераль консуллыгының тантаналы ачылышы һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион  потенциалы күргәзмәсен карау планлаштырылган.

Икътисадый хезмәттәшлек итү буенча Россия –Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышы кысаларында Россия Федерациясе һәм Венгриянең икътисадый үсеше хакында мәгълүмат белән уртаклашу, Россия – Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең VIII утырышының протоколына  һәм  Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министрлыгы арасында сәүдә-икътисадый, экологик, гуманитар, мәдәни һәм башка тармакларда халыкара һәм тышкы икътисадый  багланышларны гамәлгә ашыру турындагы Килешүгә кул кую планлаштырыла.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International