Министрның беренче урынбасары Р.Х.Кәбиров "Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә" дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалифиациясен арттыру программасы курсларын үтә (2015 елның 6-8 апрелендә).
Республика министрлыклар һәм ведомство эшчәнлеге нәтиҗәлелеген камилләштерү - Татарстан үсешенең мөһим элементы. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә" дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалифиациясен арттыру программасында катнашучылар белән очрашуда белдерде. Чара Казанда КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Илдар Халиков программада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру мәсьәләренә зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте һәм укытуның Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшләү кысаларында оештырылачагын ассызыклады. Катнашучылар әлеге документны эшләүчеләр белән очраша алачаклар, шулай ук аны әзерләүдә үзләреннән дә өлеш кертә ала, дип әйтте Илдар Халиков.