Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кредитларның процентларын түләүгә киткән акчаларның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр бирү буенча бәйгедә катнашуга заявкалар кабул итүне башлап җибәрә.
«Сәнәгатьне үстерү һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тәэмин итү” ярдәмчел программа кысаларында граждан сәнәгатенең приеритетлы юнәлешләре буенча яңа комплекслы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга 2014-2016 елларда Россия кредит оешмаларында алынган кредитлар хакында сүз бара.
Кагыйдәләр Россия Федерациясе Хәкүмәтенең 2014 елның 3 гыйнварындагы 3 номерлы карары нигезендә расланган.
Сәнәгать оешмаларыннан заявкалар һәм кирәкле документлар 2015 елның 13 апреленнән 2015 елның 12 маена кадәр 109074, Мәскәү шәһәре, Китайгород тыкрыгы, 7 йорт адресы буенча кабул ителә.
Бәйгедә катнашырга теләк күрсәткән поектларның предприятияләр-инициаторларга консультацион ярдәм итү максатында сәнәгатьне үстерү фонды нигезендә консультацион үзәк булдырылды.
Сораулар белән Салахов Булат Хатиповичка мөрәҗәгать итәргә була: 8 (916) 590-57-71, e-mail: salakhov@rftr.ru.
Бәйгедә катнашу өчен кирәкле документлар белән, Сез алдагы сылтауларда таныша аласыз: http://minpromtorg.gov.ru/press-centre/all/#!minpromtorg_nachinaet_otbor_novyh_kompleksnyh_investicionnyh_proektov