Хезмәт кешесе” Россиянең беренче кино һәм интернет-проектлар фестивалендә безнең республикадан 9 компания катнашачак. Әлеге фестиваль 2015 елның 16-18 апрельдә Челәбедә узачак.
Фестивальне уздыру максаты - эшче һөнәр ияләре турында фильмнарны һәм медиа проектларны җәмгыятьтә популярлаштыру. Фестивальдә катнашу өчен заявкалар бирүчеләр арасында - Башкортостан Республикасы, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Киров өлкәсе, Пермь крае һәм Самара өлкәсе.
Фестивальдә Татарстан Республикасыннан «Мастер» компанияләр төркеме, «Татнефть» ААҖ, «Наша Молодёжь» киностудиясе, «ИМАНФИЛЬМ» продюссерлык үзәге һәм «Я-продакшн» ҖЧҖ киностудиясе катнашачак.