2015 елның 14 апрелендә «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ (Азәрбайҗан) җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачылышы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Яңа линиядә беренчель булып, КАМАЗ-43114 бортлы модель автомобиль партиясе җыелачак, алга таба КАМАЗ-65115 самосваллар җыю да оештырылачак.
КАМАЗ йөк автомобильләренә заказ бирүчесе булып, дәүләт структуралары, сәнәгать оешмалары, эре шәһәр муниципалитетлары, төзелеш компанияләре, товар ташучылар булачак.
Җыю җитештерүе белән беррәттән товар уздыручы һәм сервис челтәрләрен яңарту мәсьәләләре хәл ителә. «Гәнҗә автомобиль заводы»ның һәм «КАМАЗ» ААҖ озак вакытлы мөнәсәбәтләрен үстерүнең приоритетлы юнәләше булып, кулланучыларны «Евро-4,-5» экологик дәрәҗәле «КАМАЗ» автомобильләрен югары сервисы һәм оригиналь запас частьләр белән тәэмин итү тора.