Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" ел саен уздырыла торган республика бәйгесенә багышланган “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың попечительләр советы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының эшчәнлегенә кагылышлы докладлар, шул исәптән, «МСП Банк» ААҖ, «Актаныш агрегат заводы» ЯАҖ, «ЭнергоЛесПром» ҖЧҖ инновацион проектлары хакында тыңладылар.
Моннан тыш, утырышта Казанда 2015 елның 23-24 апрелендә узачак Х Казан һәм XV Россия венчур ярминкәләрен үткәрү турында фикер алыштылар.