Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе эшлекле даирәләрнең бизнес-миссиясе

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

  2015 елның 13-15 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм кама инновацион- территориаль – җитештерү кластеры  ярдәмендә Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе эшлекле даирәләрнең бизнес-миссиясе узды.

Татарстан Республикасы делегациясе составына автокомпонентлар җитештерүче 16 предприятие керде («Автожгуткомплект», «Авторитм», «Дубль Гис», «Машдеталь заводы», «Каматек», «Кориб», «Магнолия» Чаллы литей-механик заводы», «Начало», «Нижнекамскнефтехим», «Новые литейные технологии», «Олеокам», «Риэль Инжиниринг», «СПРУТ-Технология», «Техпром +», «ТИССАН», «Универсал Кардан Деталь»).

 Бизнес-миссиянең максаты – кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм сәнәгать предприятиеләре өчен заказлар булдыру.

Бизнес-миссия программасы кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе «ГАЗ»автозаводын, «Volkswagen» заводын карадылар.

         Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте Йортында, Түбән Новгород өлкәсе инвестицияләр сәясәте министрылыгында, Түбән Новгород өлкәсе сәнәгать һәм инновацияләр министрлыгы, Түбән Новгород шәһәре администрациясендә очрашулар узды.

Очрашулар барышында төбәкләрдәге эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашу, эшмәкәрлекне үстерүдә ярдәм итү һәм инвестицияләрне җәлеп итү чаралары хакында фикер алыштылар, үзара нәтиҗәле перспектив хезмәттәшлек итү юнәлешләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International