Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Әзәрбәйҗан Республикасына визиты

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

2015елның 13-14- апрелендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.  Очрашуда Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать  һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать  һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Әзәрбәйҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министры, Әзәрбәйҗан Республикасы оборона министры, Әзәрбәйҗан Республикасы дәүләт нефть компаниясе (Socar) вәкиле белән очрашулар узды.

Әзәрбәйҗан Республикасы татар оешмасы вәкилләре белән дә очрашу узды. Рөстәм Миңнеханов дөньяга сибелгән татарларны берләштерү өчен Татарстан тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада уздырыла торган  һәм төрле чит илләрдәге һәм Россия регионнарындагы татар оешмалары һәм диаспоралар вәкилләре катнашкан форумнар  - бөтендөнья татар хатын-кызлары, татар яшьләре форумнары һәм башкалар хакында сөйләде.

               Шулай ук очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Бәтендәнья  татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров мөрәҗәгать итте. Ул Бөтендөнья татар конгрессының татар халкы традицияләрен саклап калу эшчәнлеге хакында хәбәр итте.

           Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әзербәйҗан татар оешмасының  актив вәкилләренә бүләкләр - Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

             14 апрельдә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Гейдар оглы Алиев белән очраштылар һәм «Гәнҗин автомобиль заводы» җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләрен җыю линиясе ачылган Гәнҗи шәһәрендә булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International