ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
 

2015елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә энергетика өлкәсендәге фәнни белем бирү кластеры утырышы узды.


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015  елның 22 апрелендә Казанда сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиянең 13 утырышы узды. Татарстан Россия-Куба мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиянең 13 утырышында белдерде.


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
 

            

2015 елның  20 -27 апрелендә Татарстан Республикасында “Язгы игелек атнасы – изге гамәлләр эстафетасы” үзиреклелек акциясе үткәрелә.

           Акциянең максаты - Татарстан Республикасы халкын, беренче чиратта яшьләрне, үзиреклелек хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп итү, социаль әһәмиятле булган мәсьәләләрне хәл итүдә позитив чараларны гамәлгә ашыру.


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 22 апрелендә Казанда Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе утырышы уза. Утырышта сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас Руис, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

2015  елның 21 апрелендә  «Алабуга» махсус икътисадый зонасында тулы цикл технологиясе буенча «Форд Транзит» автомобильләре җитештерүен  эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Форд Соллерс» УП директоры Тед Каннис, «Форд Соллерс» УП беренче вице-президенты - башкарма директоры Адиль Ширинов республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.  
 

2015 елның 21 апрелендә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  рәислегендә Татарстанда тимер юл инфраструктурасы үсешенә багышланган киңәшмә узды. 

 

2015 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барында авиация материаллары  ВНИИ филиалын Татарстан Республикасында ачуны оештыру буенча чаралар Планын имзаладылар. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм авиция материаллары Внии филиалы директоры Евгений Каблов куйдылар.


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
 

  20 апреля 2015 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры  урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Равил Зарипов “ВИАМ” ФДУП (Бөтенроссия авиация материаллары институты, Мәскәү шәһәре) генераль директоры Евгений Каблов белән очрашты.

  2015 елның 15-16 аперелендә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең   Алманиягә булып узган визиты кысаларында Тюрингия икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тиффензее, Тюрингиянең икътисадый үсеш Агентлыгы генераль директоры Андреас Край белән очрашулар узды.


17
апрель, 2015 ел
җомга

«Татнефть» ААҖ Бөгелмә механика заводы «Газ. Нефть. Яңа  технологияләрЕрак Себергә» Яңа Уренгойда төбәкара махсуслаштырылган күргәзмәдә җиңүче исемен яулады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International