2015 елның 19 августында Казанда III Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (КБО) форумының пленар утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.
Чара кысаларында социаль юнәлешле КБОларының иң әйбәт социаль практикалары күргәзмәсе оештырылган иде, шул исәптән “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенә кергән оешмалар тәҗрибәсе дә күрсәтелде.
Казан вертолетлар заводы (КВЗ) предприятиенең 75 еллык юбилеен бәйрәм итү уңаеннан, «75 добрых дел. Без булдырабыз! Мы можем!» волонтер акциясен оештыра. Җәй башында башланган әлеге программа кысаларында завод хезмәткәрләре үзләре сайлап алган хәйрия проектларын гамәлгә ашыралар. Акция кысаларында волонтерлар донорлар булып, кан бирәләр, хәйрия фондлары өчен акча җыялар, хосписларда балалар бәйрәмнәре оештыралар, балалар бакчаларында һәм балалар йортларында вак ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр, парклар, скверлар, җәмәгатчелек ял итә торган зоналарны чистарталар, хуҗасыз калган хайваннар йортларына ярдәм итәләр.
Предприятиенең мөһим хәйрия программаларының берсе – Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан балалар йорты белән хезмәттәшлеге. Казан вертолетлар заводы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итә. Предприятие балаларга өстәмә белем алырга, БДИ әзерләнергә һәм вузга керергә ярдәм итә. Балалар өчен бәйрәмнәр оештыра, заводның футбол турнирларыда балаларның катнашуын оештыра һәм башкалар.
2015 елның 18 августында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракциясе заводын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.
Яңа завод — «Нәфис - Биопродукт» май орлыгын тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү комплексын төзүнең йомгаклау этабы, ул шулай ук эксплуатациягә тапшырылган майларны рафинатлау заводы һәм шешәләрдә май, майонез һәм соуслар чыгару заводы да керә. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә «Нәфис» компанияләр төркеме елына 1 млн. тонна май орлыгы эшкәртәчәк.
2015 елның 17 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкилләре белән видеоконференц элемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә республика министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләрен Татарстан Республикасы катнашкан эре халыкара чаралар хакында хәбәр итте, алар арасында:
2015 елның 17 августындаТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясенең Америка Кушма Штатларындагы Сәүдә вәкиле Александр Стадник белән узган очрашуда заманча шартларда үзара багланышлар мөмкинлеге хакында фикер алыштылар, дөньядагы икътисадый һәм сәяси хәләт мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Александр Стадник очрашу кысаларында ассызыклаганча, Америка Кушма Штатларының аерым штатлары һәм Россиянең бер төбәге буларак Татарстан Республикасы белән стратегик хезмәттәшлектә кызыксыну күрсәтә.
Мәгълүмат өчен:
Александр Юрьевич Стадник Россия Федерациясенең Америка Кушма Штатларындагы Сәүдә вәкиле булып 2014 елның июлендә билгеләнде.
2015 елның 14 августында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Воробьев Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү имзаладылар.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан күп юнәлешләр буенча Мәскәү өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә тели. «Татарстан – нефть сәнәгате, нефть химиясе, машина төзелеше белән шөгыльләнүче төбәк. Бүген Татарстан белән Мәскәү өлкәсе арасындагы товар әйләнеше 30дан алып 35 млрд. сумга кадәр. Товар чыгару һәм товар кертү чагыштырмасы бертөрлерәк. Без йөк автомобильләре җибәрсәк, сез безгә җиңел автомобильләр җибәрәсез. Безнеңчә, күп кенә юнәлешләрдә хезмәттәшлегебезне үстерергә мөмкинлегебез бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
2015 елның 14 августында Татарстан Республикасына Мәскәү өлкәсе Губернаторы Андрей Воробьев җитәкчелегендә Мәскәү өлкәсе делегациясе эш визиты белән килде. Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу планлаштырылган. Яклар алдагы төбәкара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар. Рөстәм Миңнеханов белән Андрей Воробьев белән очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланачак.
Мәскәү өлкәсе делегациясе әгъзалары Универсиада авылында оештырылган инфраструктура, «ИТ-парк» эшчәнлеге, «Химград» технопаркы белән танышачаклар, Казан Федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология Институты кампусының укыту лабораториясенә һәм “Медицина фәне үзәге” / “Эйдос” медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәгенә барачаклар, “Чын йөрәктән” хәйрия хоккей матчында катнашачаклар.
"Татнефть" компанияләре төркеменең ышанычлы партнеры (тәэмин итүчесе)” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. "Татнефть" компаниясе “Ышанычлы партнер (тәэмин итүчесе)” сертификатларын эшмәкәрлекнең кече һәм урта секторыннан 30 иң яхшы партнерына тапшырды. Бәйгедә 560 кече һәм урта предприятие катнашты.
Иң яхшылар өч номинация буенча сайланды: “Төп җиһазлар, чимал һәм материалларның буенча иң яхшы партнер”, “Җитештерү процессын тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтү буенча ышанычлы партнер”, “Ярдәмче җитештерүнең ышанычлы партнеры”.
2015 елның 12 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Провинцияне реформалау һәм үстерү комитеты башлыгы Тан Лимин җитәкчелегендәге Сычуань провинциясе делегациясе белән очрашты.
Очрашуда Сычуань провинциясе тимер юл төзелеше канцеляриясе башлыгы урынбасары Сунь Юнь һәм Сычуань ассоциациясенең РФ һәм БДБ президенты һәм Сычуань импорт-экспорт компаниясе генераль директоры Силин Цзэн Айго катнашты.
Очрашу кысаларында Татарстан белән Кытайның Сычуань провинциясе арасында сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге турында фикерләштеләр.
Чэнду шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы, Сычуань провинциясе) пандалар тыюлыгы фәнни үзәк мәйданчыгында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи катнашында «Идел-Янцзы» форматында Россия –Кытай яшьләр форумының ябылу тантанасы узды.
Форумда катнашу өчен Идел буе федераль округы делегациясенә Идел буе федераль округының 50 вузыннан 160 студент керде. Яшьләр форумында Татарстан Республикасыннан Казан федераль университеты һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория студентлары, шулай ук «iВолга 2014» Идел буе федераль округының яшьләр форумы сменасының катнашучысы Гөлназ Дәвлетбаева катнашты.